Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.

Дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле – 2007 елдан башлап регионда яшәүчеләр тарафыннан  ана капиталын баланы укытуга юнәлдерү  турында 35,5 меңнән артык гариза бирелгән.

   Шуны да билгеләп үтү урынлы: сертификат акчасын тулысынча   яки өлешчә белем алуга түләү максатында файдаланучы баланың яше уку башлану датасына 25 яшьтән артмаска, ә   сертификат бирелгән балага өч яшь тулган булырга тиеш (бу ата-аналар икенче бала тугач сертификат алган һәм ана капиталын беренче баланы укытуга тотарга карар кылган очракта).

   Мәгариф оешмасының Россия территориясендә булуы һәм тиешле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү хокукына ия булуы төп шарт булып тора. Баланы укытуга ана капиталы хисабына түләү турында гаризаны сертификат хуҗасы онлайн форматта – Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша, шулай ук  Россия Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә килеп бирергә момкин

Россия Пенсия фонды бүлеге һәм уку йорты арасында мәгълүмат алмашу турында килешү төзелгән булса, уку йортының түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү турындагы шартнамәсенең күчермәсе таләп ителми. Килешү кысаларында фонд мөстәкыйль рәвештә кирәкле мәгълүматларны соратып ала. Шулай итеп, сертификаттан тулысынча дистанцион рәвештә файдаланып  була, – диде Татарстан Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз! Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт – Үзәге 8 800 600 00-00 Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.ok.ru/group/pfrtatarstan https://t.me/PFRTATARbot pressa.pfr@gmail.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X