Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“90 яшькә җиткәнемне сизми дә калдым”

Исергәп авылында гомер итүче хезмәт һәм тыл ветераны Мөсәллия Сәмигуллина шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзен бу көнне өенә котларга килгән җитәкчеләрне ул туганнардай якын итеп, ачык йөз белән каршылады.

90 яшендә дә тән сихәтенә, тыныч тормышка сөенеп яши Мөсәллия Сәмигуллина. Көннәр, айлар, еллар бик тиз үтте, сизелмәде дә ди ул. Тумышы белән Кызылъяр авылыннан булган ветеранның үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән, 6 яшендә булганда ук әтисе якты дөньядан киткән, аның төсен дә хәтерләми ул. 7-нче сыйныфны тәмамлаганнан соң укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый, ул колхоз эшенә җигелә – ат белән урманнан агач кисеп ташыйлар, басуда авыр көлтәләр сугалар, җир сөрәләр.

Тормышын ул Исергәп егете Сабирҗан белән бәйли һәм яшь гаилә иренең авылында төпләнә. Мөсәлия Сәмигуллина шулай ук колхозда төрле эшләр башкара, шуннан лаеклы ялга чыга. Аның хезмәт кенәгәсендә 40 елдан артык хезмәт стажы бар, юбиляр күп санлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. 

Тормыш иптәше белән алар дүрт кыз һәм бер малай үстергәннәр, тик җәмәгате белән бары тик 26 ел гына яшәп калалар, гаилә башлыгы 49 яшендә вафат була.

– Кечкенә кызым беренче сыйныфка укырга гына кергән иде, ике кызыбызны кияүгә биреп өлгергән идек. Ул үлгәннән соң калганын берүземә тартырга туры килде инде, – ди юбиляр.

Мөсәлия Сәмигуллина бүгенге көндә улы тәрбиясендә яши, гомер бәйрәмен ул балалары, күпсанлы онык һәм оныкчыклары әйләнәсендә каршылады.

– Безнең әбиебез бик уңган, хезмәткә мәхәббәт бездә дә тәрбияләргә тырышты ул, – дип сөйләде юбилярның оныгы Марат Шәйхуллин. – Сабыр, төпле, без аны хөрмәт итәбез, бик яратабыз, исән-сау булып әле тагын 100 яшькә кадәр яшәсен.

Ветеранны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, җирле башкарма комитет әгъзалары тәбрикләде. Юбиляр президент Владимир Путинның котлау открыткасын, бүләк һәм чәчәкләрне сөенеп кабул итте, үзен олылаулары өчен кунакларга кабат-кабат рәхмәт сүзләрен әйтте. 

Айгөл ИДИЯТУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев