Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

30 октябрь – сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне

Репрессиягә дучар ителгән Лотфрахман һәм Бибегайшә Абдрахмановлар гомер буе исемнәрен аклауга өметләнеп яшәделәр

Гомерлек әрнү

Киек казлар кыйгылдаша,

Җырлашалар микәнни?

Туган илләр кала бит, дип,

Елашалар микәнни?

  Безнең дә бит шулар сыман

  Киткән еллар бар иде.

  Кыйгак-кыйгак, илем ерак

  Дигән чорлар бар иде.

     Әнием (биәнием) – Бибегайшә бу җырны күз яшьләрсез тыңлый алмый иде. Аның бу тетрәндергеч халәтен күрү миңа авыр булса да, сорарга кыймый идем. Берсендә әйтеп куймасынмы:

– Бу җыр безгә багышланган бит. Кем чыгарды икән бу җырны? – дип.

    Билгеле инде, әнигә бөек шагыйрь – Хәсән Туфанның, үзләре кебек үк, гаепсезгә гаиләсеннән аерып, Себер якларына (бигрәк тә алар белгән Пермь якларына) куылуын, репрессия корбаны булуын, нинди авырлыклар аша үтүен сөйләдем.

Әни дә ачыла төште. Әкренләп үзләренең башларыннан үткәннәрне, үз күзләре белән күргән коточкыч хәлләрне сөйләгәндә, мин куркыныч төш кебек тыңлый идем. Тик ул сөйләгәннәр төш кенә түгел, чынбарлык булган шул...

Бер гаиләдән унҗиде кеше

    1930 елда күмәкләшү башлагач, аның шаукымы Абдрахманов Лотфрахман гаиләсенә    дә кагылмый узмаган.

   Лотфрахманның әтисе Абдрахман Гыйззәт улы Баулы районы Шалты авылында туган. Улы Лотфрахман Шалтыга 5-6 чакырым гына Абдрахман авылы кызы Бибегайшәгә өйләнгән. (Бибегайшә – күренекле язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинның әнисе Мөнәвәрәнең сеңлесе. Туган авыллары – Оренбург өлкәсе, Абдуллин районы, Абдрахман авылы).

    Гыйззәт һәм Абдрахман бабайлар кебек үк, аларның уллары Лотфрахман да, башка балалары да  гади җир кешеләре – игенчеләр булганнар. Урта хәлле крестьян саналганнар. Бар байлыклары: берничә ат, сыер, умарта, егермеләп баш сарык, кош-корт асрап, иген игеп көн күргәннәр. Җирне дә үзләре эшкәрткәннәр. Киләчәк тормышны тагын да матуррак итү турында хыялланганнар. Аякта чабата, өстә үзләре тукыган киндердән күлмәк-ыштан. Йорт-җирләре дә гади крестьяннарча гына,   башкалардан артык аерылып тормаган. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанып, биш вакыт намазларын укып, җәйге озын көннәрдә дә бер көн калдырмый рамазан уразасын тотканнар. Кыскасы, барына канәгать булып, Аллаһка шөкерана кылып яшәгән бу гаилә.

     Ләкин киләчәктә адәм баласы ни көткәнен белми шул...

Мәкаләнең тулырак эчтәлеген "Хезмәткә дан" газетасының  81нче санында  (30 октябрь) укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев