Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2021 елда кайсы һөнәр ияләренең хезмәт хаклары артачагы билгеле

Индексация күләме товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләр үсү темпларына бәйле.

2021 елда барлык эш бирүчеләр дә Хезмәт кодексы нигезендә хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттырырга бурычлы.

Индексация күләме товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләр үсү темпларына бәйле. Хезмәт хакын арттыру турындагы таләп хезмәткәрләрнең кайберләре минималь хезмәт хакыннан азрак акча эшләүче эш бирүчеләргә дә кагыла, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына «Яковлев һәм партнерлар» юридик төркеменең HR хезмәте җитәкчесе Светлана Краснянская.

РФ Хезмәт Кодексының 133 маддәсе нигезендә, эш бирүче тулы көн шартларында эшләүче хезмәткәрләргә хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түли алмый (РФ ТК 133 ст.). «Үз чиратында индексация тәртибе закон белән билгеләнмәгән, законнар эш бирүченең аны гамәлгә ашыру бурычын гына билгели», — дип аныклый эксперт.

Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын хезмәт законнарында һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка хокукый актларда билгеләнгән тәртиптә индексацияли. Башка эш бирүчеләр норматив актларда билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә индексация ясыйлар.


Фото: pixabay.com/

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/29-12-2020/2021-elda-kaysy-n-r-iyal-rene-hezm-t-haklary-artachagy-bilgele

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев