Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2021 елда Баулы районында иң еш очраган үлем сәбәбе нинди?

Баулы районы үлүчеләр саны буенча республиканың 45 районы арасында 17нче урында тора.

Узган елда безнең районда үлүчеләр саны 2020 ел белән чагыштырганда 3,7 процентка арткан. Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев хәбәр итте.

Үлүчеләр саны Питрәч (+48,4%), Саба (+30,6%) һәм Югары Ослан (29,4%) районнарында аеруча арткан. Үлүчеләр саны турындагы мәгълүмат үлү турындагы таныклыклар санына карап төзелгән.

Татарстанның көньяк-көнчыгышына килгәндә, хәлләр түбәндәгечә: Азнакай районында үлүчеләр саны 2020 ел белән чагыштырганда 8,1 процентка арткан. Ютазы (+9,3%), Лениногорск (+11%), Әлмәт (+16,1%), Бөгелмә районнары да үлүчеләр саны арту буенча Баулы районын “узып киткән”.

Баш табиб 2021 елда Баулы районында үлем сәбәпләре турында да мәгълүмат бирде:

– кан әйләнеше системасы авырулары;

– сулыш органнары авырулары, шул исәптән Covid-19;

– башка сәбәпләр (авария һәм башкалар);

– иң еш очраган үлем сәбәбе – онкология авырулары.

Баулы районы яман шештән үлүчеләр саны буенча республиканың 45 районы арасында 35нче урында тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев