Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның иске һәм яңа мәсьәләләре

Россиядә халык санын алу – гражданнарның саны, милли составы, нинди телләр белүләре, белем дәрәҗәләре турында бердәнбер дөрес мәгълүмат чыганагы. Әлеге мәгълүматлар бер генә ведомствода да исәпкә алынмый.

2020 елгы Халык санын алуны без беренче цифрлы һәм соңгы кәгазьдә исәпкә алу дип атыйбыз. Эш шунда: гражданнар белән аралашуда күп очракта бер кочак кәгазь тутыру күздә тотылмый – халык санын алучыларның барысына да планшетлар биреләчәк. Исәпкә алу кәгазьләренең иң күп дигәндә ун проценты гына типографияләрдә бастырылып чыгарылачак. Чөнки кайбер җирләрдә әле дә интернет юк, дини карашлары буенча цифрлы теркәүдән баш тартучылар да булырга мөмкин.

Шунысын әйтү урынлы булыр: анкеталар аноним булачак – исем һәм фамилия күрсәтелми. Кәгазьләр кешеләрнең сүзләреннән чыгып тутырыла, документлар таләп ителми. Керем күләме турында сорау да бирелмәячәк.

Узган еллардагы исәпкә алу пунктлары – җенес, яшь, гражданлык, ана теле, милләт һәм башкалар – калачак. Бу төрле еллардагы анкеталаштыру арасында бәйләнеш саклансын өчен, нәтиҗәләрне чагыштыру өчен кирәк.

Яңа сораулар да барлыкка киләчәк, чөнки тормыш бер урында гына тормый. Халыкның мәшгульлеге турында тулы картина булдырыр өчен, халык санын алучылар кешенең нинди акчага яшәве белән дә кызыксыначак: хезмәт хакы, эшмәкәрлек яки үзмәшгульлектән кергән керем, үзе җитештергән (бакчада) азык-төлек, пенсия, стипендия хисабынамы.

Элекке эш урыны белән кызыксынып, хезмәт миграциясе темасы да күтәреләчәк. Элекке яшәү урыны турында сорау да биреләчәк – ул хезмәт ресурслары күчүнең иң төгәл статистикасын төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Чит телләр белү-белмәү, аларны көндәлек тормышта куллану-кулланмау зарурлыгы турында сораулар да булачак. Белем турындагы графага “мәктәпкәчә” өстәләчәк, ә урта белемлеләр икегә – “квалификацияле эшче, хезмәткәр” һәм “урта звено белгече” категорияләренә – бүленәчәк.

Росстатта төгәллек кертүләренчә, халык санын алу мөһим фактларны ачарга ярдәм итә. Дәүләт органнары, тулы мәгълүматка ия булып, барлык дәрәҗәдәге бюджетларны сыйфатлырак итеп планлаштыра алачак, бу исә төрле социаль проектлар кабул итү һәм аларны тормышка ашыруга йогынты ясаячак. Мәсәлән, халык санын алу түбәндәге сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк: фельдшер-акушерлык пунктлары кирәкме, мәктәпләр һәм балалар бакчалары бар җирдә дә бармы, өстәмә социаль ярдәм чараларына мохтаҗ кешеләр күпме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев