Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2019 елда нинди һөнәрләр популяр булган?

2019 елда Россия халкы эш эзләү белән ешрак кызыксына башлаган.

2019 елда Россия халкы машина йөртүче һөнәре белән актив кызыксынган. Мондый нәтиҗәне «Авито Работа» аналитика үзәге белгечләре ясаган дип яза Известия.

2019 елда Россия халкы машина йөртүче, электрик һәм йөк ташучы һөнәрләрен еш эзләгән. Ел нәтиҗәләре буенча 10 топ-һөнәр исемлегенә эретеп ябыштыручы, няня, төрле эштә эшләүче, пешекче, җыештыручы, сатучы һәм администратор да кергән.

Тикшеренүгә кулланучылар запрослары кергән, аларны эш эзләүче һәм эш бирүчегә бүлеп карамаганнар.

Йөк ташучы һөнәренә кызыксыну арткан. Россия халкы бу эш белән 2018 елга караганда 17 процентка күбрәк кызыксынган.

Шулай ук «электрик» запросы 9 процентка, «няня» һәм «төрле эштә эшләүче» запрослары 6 процентка арткан.

Машина йөртүче һөнәре белән кызыксыну шул килеш калган. Ә сатучы, администратор, эретеп ябыштыручы һәм җыештыручы тискәре динамика күрсәткән.

2019 елда Россия халкы эш эзләү белән ешрак кызыксына башлаган. 2018 ел белән чагыштырганда запрослар 18 процентка арткан, дип хәбәр иттеләр «Авито» үзәгендә.

Шулай ук Россия халкы көнлек керем алу мөмкинлеге белән дә актив кызыксына башлаган. «Көнлек түләүле эш» дип эзләү 49 процентка арткан. «Подработка» эзләү елына 2 процентка арткан. Ә «өйдә эшләү» запросына кызыксыну 2 процентка кимегән.

Тикшеренүдә каралган 23 зур шәһәрдә запрослар буенча машина йөртүче һөнәре беренче урында.

Шулай ук популяр һөнәрләр исемлегендә йөк ташучы, электрик, администратор, сатучы һәм җыештыручы да бар.

Ульяновск, Красноярск һәм Екатеринбургта иң зур кызыксыну уяткан һөнәрләр бишлегенә нянялар кергән.

Моннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Саратовта эш эзләү запросларында курьерлар да бар.


 

ЧЫганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/10-02-2020/2019-elda-nindi-n-rl-r-populyar-bulgan-5721363

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев