Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 гыйнвардан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме арта

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләме күтәрелү белән бәйле чыгымнар 2019 елда 5 млрд сум булачак.

Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме эшкә яраклы халыкның 2018 елның II кварталындагы яшәү минимумы күләменә тиңләшә һәм ул 11 мең 280 сумны тәшкил итә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татар-информ" Россия Президенты Владимир Путинның тиешле законны имзалаганын хәбәр иткән иде.

“Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күтәрелү белән бәйле чыгымнар 2019 елда 5 млрд сумны тәшкил итә. Шул исәптән федераль дәүләт учреждениеләренеке — 1,4 млрд, икътисадның реаль секторындагы чыгымнар 13,7 млрд сум белән бәяләнә. Минималь хезмәт хакы күләменең артуы 3,7 млн хезмәткәргә кагыла”, — диелгән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Минималь хезмәт хакы күләме эшкә яраклы халыкның 2018 елның II кварталындагы яшәү минимумы күләменә тиңләшергә тиеш, диелгән 2017 ел ахырында кабул ителгән федераль законда.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/02/178177/

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев