Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның иминият түләүләре 4,8 процентка артачак

2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларга иминият түләүләре 4,8 процентка артачак.

Пенсияләрне индексацияләү турында Россия Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча уртача иминият пенсияләре 2023 елда 21 864 сумга кадәр артачак. Эшләмәүче гражданнарның 1 июньнән 10 процентка индексацияләнгән иминият пенсияләре 1 гыйнвардан өстәмә рәвештә 4,8 процентка индексацияләнәчәк», – дип аңлаттылар ведомствода.

2023 елга Социаль фонд бюджетына 9,5 триллион сум акча салынган, шуларның якынча 9 триллионы иминият пенсияләрен түләүгә тотылачак.

2022 ел башына булган мәгълүматларга караганда, Россиядә эшләмәүче пенсионерлар өчен уртача иминият пенсиясе 19 017 сумга җиткән. Ел ахырына, июнь аенда индексацияне исәпкә алып, бу күрсәткеч 20 864 сум булды.

 

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев