Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 февральдән социаль түләүләр 8,4 процентка артачак

1 февральдән балалы гаиләләргә, инвалидларга, ветераннарга, Россия геройларына һәм җитештерүдә зыян күрүчеләргә айлык түләүләр президент йөкләмәсе буенча 8,4 процентка индексацияләнәчәк, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин.

"Алар азрак сакланган һәм дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ", – дип ассызыклады ул хөкүмәт утырышында. Бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособие, бала карау буенча айлык пособие, баланы гаиләгә тәрбиягә бирү вакытында бер генә тапкыр бирелә торган пособие күләме артачак.

Министрлар Кабинеты башлыгы шулай ук ана капиталының беренче, икенче һәм аннан соңгы балаларга яңа күләмнәре турында сөйләде.

Хезмәт министрлыгы ана капиталы 1 февральдән 8,4% ка индексацияләнәчәк, дип хәбәр итте.

 

Фото: /pixabay.com/

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев