«Зур этнографик диктант» халыкара акциясе бишенче тапкыр узачак
Диктант 3 ноябрьдән 8 ноябренә кадәр уздырыла. Үткәрү форматы - ОНЛАЙН.
Техник мөмкинлекләре булмаган, әмма катнашырга теләгән кешеләр 3 ноябрьдә 10.00 сәгать үзәк китапханәгә килеп яза ала (Баулы шәһ., Гоголь ур., 21а). Анда онлайн-форматта диктант язу өчен мәйданчык оештырылачак. Өстәмә мәгълүмат 8(85569) 5-63-09 телефоны буенча.
Диктантның биремнәре тест рәвешендә биреләчәк. Аның гомумфедераль өлеше, Татарстанга кагылышлы өлешләре булачак.
Диктантны үтү вакыты - 45 минут.
Катнашучы сертификаты, нәтиҗәләрне күрсәтеп, Диктант узганнан соң ук бирелә.
Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1856890.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев