Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зөлфәт Зиннуровка операция булган

"Башваткыч" тапшыруы алып баручысы Зөлфәт Зиннуровның сукыр эчәгенә операция ясаганнар.

Бу хәл 13 февраль көнне төнге сәгать бердә булган. Ә алдагы көнне Зөлфәтнең тормыш иптәше Гөлназны һәм кызы Зәлияне хастаханәгә салганнар.

- Кызыбыз авырый иде, температурасы бер менеп, бер төшеп интектергәч, табиблар хастаханәгә салырга булды. Хәзер температурасы төшкән, Аллага шөкер. Аларны урнаштырып, өйгә кайкач, эчем авырта башлады, кинәт температурам күтәрелде. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Казанның 12нче хастаханәсендә ятам. Хәлем яхшы. Шунысы ошады: монда эшләүчеләр барысы да матур итеп татар телендә сөйләшә, аларны тыңлавы колагыма рәхәт, - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Зөлфәт Зиннуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев