Үзегезне һәм йорт хайваннарын саклагыз
Баулы районы халкы үзләренең йорт хайваннарына котыру вирусына каршы бушлай прививка ясата ала.
Котыру авыруын кыргый һәм хуҗасыз хайваннар тарата. Вирус хайванның селәгәе аша күчә, ул исә хайван азыгына да эләгергә мөмкин. Әлеге куркыныч авыру таралмасын өчен, барлык йорт хайваннарына вакцина ясау зарур. Безнең районда котыру авыруына каршы прививканы Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе бушка ясый. Моның өчен, эш көннәрендә берләшмәгә мөрәҗәгать итәргә була. Белешмәләр өчен телефон: 5-77-23.
Фото: /pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев