Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

#ЮмартСишәмбе: Баулыда мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәк

Баулы районы #ЮмартСишәмбе (#ЩедрыйВторник) Бөтенроссия җәмәгатьчелек инициативасына кушылды: “Шәфкатьлелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мохтаҗларга кирәк-яраклар җыю пункты оештырылды.

Үзәк хезмәткәрләре, #ЮмартСишәмбе инициативасына кушылып, районның аз тәэмин ителгән, мохтаҗ гаиләләренә ярдәм итәргә булганнар.

–       Бөтендөнья акциясе кысаларында без үзебез өчен бер атналык эш планы төзедек, төрле чаралар билгеләдек. Аларның иң күләмлесе – “Юмарт сишәмбе” хәйрия акциясе, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесенә “Шәфкатьлелек” комплекслы үзәге директоры урынбасары Лилия Гыйльметдинова. –  Социаль челтәрләрдә әлеге акция турында мәгълүмат урнаштырдык. Баулылар шундук үзәккә әйберләр, балалар киемнәре, канцелярия товарлары һәм башка кирәк-яраклар алып килә башладылар.

Чыннан да, бина фойесына куелган өстәлләрдә шактый әйбер җыелган. “Шәфкатьлелек” үзәге хезмәткәрләре аңлатканча, аларның кайсы гаиләләргә биреләчәге инде билгеле.

–       Хәйрия акциясе кысаларында өч маршрут буенча бару күздә тотыла: Баулы – Фоминовка, Баулы – Шалты һәм Баулы – Александровка. Безнең белгечләр әлеге авылларда яшәүче барлык аз тәэмин ителгән, мохтаҗ гаиләләрне яхшы белә, – ди Лилия Гыйльметдинова. –  27 ноябрьдә безнең “Игелек поезды” әлеге маршрутлар буенча кузгалачак. Өч көн эчендә авылларны йөреп чыгып, җыелган әйберләрне таратырга җыенабыз.

–       Күпләрнең балаларына кечерәйгән киемнәре шактый – алар киелми дә, ташларга да жәл. Без әйберләр җыюны оештыра башладык, кешеләр хуплады, – дип дәвам итте үзәкнең гаилә һәм балага ярдәм бүлекчәсе белгече Айгөл Сөләйманова. – Безнең социаль хезмәткәрләр балаларының киемнәрен, уенчыкларын алып килделәр. Кичә Баулыдан бер гаилә җылы одеяллар алып килде. Канцелярия товарлары алып килүчеләр дә бар. Авылларда азык-төлеккә мохтаҗ гаиләләр дә бар.  Без барлык кирәк-яракларны җыеп, кешеләргә аз гына булса да ярдәм итәргә тырышабыз.

Үзәктә яхшы хәлдәге киемнәр генә кабул ителә. Оста куллы баулылар бәйләгән пинеткалар, йон оекбашлар, бияләйләр, ягъни өр-яңа әйберләр алып килүчеләр дә бар. Лилия Мәгъсүмовна әйтүенчә, акциядә, нигездә, урта хәлле гаиләләр катнаша.

–       Бүгенге көндә, безнең исәпләүләр буенча, авылларда яшәүче 10 гаилә хәйрия ярдәменә аеруча мохтаҗ. Алар арасында янгын нәтиҗәсендә мохтаҗлык кичерүчеләр дә бар. Аларның кайберләре бездә исәптә тормый. Имин, ләкин аз тәэмин ителгән гаиләләр бар. Күпләргә малай киемнәре кирәк. Әлегә алар аз җыелды. Ярдәм итәргә теләүчеләр 5-50-30 телефоны аша “Шәфкатьлелек” үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Ләйсән ГАЛИМОВА фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев