Җырчы Мөнир Рахмаев мәҗлестә сугышкан
Белүегезчә, артистларның күбесе төрле мәҗлесләрдә чыгышлар ясыйлар. Беркем өчен дә сер түгел: мондый чараларда исерек кешеләр шактый була. Шулай Мөниргә соңгы чыгышларының берсендә исерек кунак бәйләнә башлый. Кич буе бу бәйләнүләрне түзеп йөргән җырчы, эш йодрыкларга барып җиткәч түзми - үзе дә берне суга. - Минем кулым авыр, теге егет...
Белүегезчә, артистларның күбесе төрле мәҗлесләрдә чыгышлар ясыйлар. Беркем өчен дә сер түгел: мондый чараларда исерек кешеләр шактый була. Шулай Мөниргә соңгы чыгышларының берсендә исерек кунак бәйләнә башлый. Кич буе бу бәйләнүләрне түзеп йөргән җырчы, эш йодрыкларга барып җиткәч түзми - үзе дә берне суга.
- Минем кулым авыр, теге егет бер сугудан егылды да куйды. Артист кеше көчсез, үзен яклый алмый дип уйлаучылар өчен бу бер сабак булыр, - дип сөйләде Мөнир.
Әйтеп үтергә кирәк, җырчы үзе эчми дә, тартмый да. Киләсе көнгә, сугыш чукмары Мөниргә шалтыратып гафу үтенгән.
- Мин аңа ачу сакламыйм, - дип белдергән җырчы "TMTV" телеканалына.
Чыганак: tuylar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев