Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшәү һәм иҗат итү теләге артканнан-арта

“Вирус шаукымы” актив һәм оптимист баулыларны сындырмады. IT-технологияләрне тиз үзләштерү яраткан мавыгулары белән шөгыльләнүне дәвам итәргә, дәресләренә башкаларны да җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Үзизоляциянең беренче көненнән үк якташлары өчен спорт дәресләре, музыкаль кичәләр (онлайн концертлар) уздыручы баулылар турында яза башладык. Без көннән-көн интернет челтәренә тирәнрәк керә барабыз һәм өйдә вакытны уздыру вариантлары да арта бара. Бу – баулыларның компьютер технологияләрен тиз үзләштерүе нәтиҗәсе. Социаль челтәрләр көннән көн популярлаша бара – хәзер нәкъ менә “челтәрдә аралашу” актуаль.

Бүгенге көндә һәркем онлайн шөгыль таба ала. Мәсәлән, Баулы үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре кечкенә балалар өчен китаплар укыйлар һәм “ВКонтакте”да аның видеосын урнаштыралар. Шулай итеп, ата-аналар ноутбукта мондый видеоязманы кабызып куеп, сабый әкият тыңлаган арада йорт эшләре белән мәшгуль була ала. Әйе, әлеге идея яңа түгел, күпләр аудиокитаплар белән таныш анысы. Шулай да, китапханә, ябык булуга да карамастан, балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләвен дәвам итә, бала китапның һәр битен, иллюстрацияләрен китапханә хезмәткәре белән карый. Олырак балалар, Баулы үзәк китапханәсе сайтына кереп, бөек классикларның цитаталарын белү-белмәүгә үзләрен тикшереп карый ала.

Форманы саклау һәм күңел тынычлыгы өчен, йога өйрәнергә мөмкин. Дәресләрне “ВКонтакте” социаль челтәрендә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты хореографы Роман Ткачёв алып бара. Хәрәкәтләр әле яңа гына шөгыльләнә башлаучылар өчен дә гади һәм аңлаешлы. Сүз уңаеннан, Роман бал биюләре буенча да онлайн дәресләр уздыра. Әлегә, өйдә торганда, берничә бию хәрәкәте өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек бу. Башка вакытта сез, мөгаен, бал биюләре түгәрәгенә язылмаган булыр идегез, хәзер исә, белемегезне арттырып, үзегезне бөтенләй башка яктан ача аласыз!

Физик сәламәтлекне саклар өчен тагын бер мөмкинлек – Вероника Михайлованың “Сәламәт иртә”се. Анысы да онлайн үткәрелә. Хореограф Вероника Михайлова үзе белән иртәнге зарядкага кушылырга, җәйге сезонга (аңа кадәр вакыт күп калмады) әзерләнергә чакыра.

Интернет челтәрендә мондый онлайн дәресләр көннән-көн күбәя бара. Шунысы сөендерә: райондашларыбыз әлеге идеяне хуплый, дәресләргә кушыла: хәрәкәтләрне кабатлый, кушылып җырлый, нинди дә булса яңа шөгыльгә өйрәнә.

Вирус һәм үзизоляция баулыларның яшәү һәм иҗат итү дәртен, аралашуны дәвам итү теләген киметми.

Фото: vk.com/mahaondance, vk.com/ublic138572651, vk.com/id1369930

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ