Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якташыбыз Миргазиян Юнысның “Кыпчак кызы” китабы басылып чыккан

Исергәп авылында туган якташыбыз Миргазиян Юнысның язылып бетмәгән романын Равил Рахмани белән Галимҗан Гыйльманов, тәмамлап, басмага әзерләгән.

"Кыпчак кызы" китабында авторның соңгы елларда язылып, әлегә дөнья күрмәгән ике романы һәм заманында төрле матбугат битләрендә басылып чыккан публицистик мәкаләләре урын алды, дип хәбәр итә “Татарстан китап нәшрияты”.

"Китапта татар әдәбиятының күренекле язучысы һәм публицисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты М. Юнысның берничә чәчмә әсәре тупланып бирелә. Үзәк урынны “Кыпчак кызы” роман-эпопеясы алып тора", - ди китапның мөхәррире Галимҗан Гыйльманов.

“Соңгы 10-15 елда Миргазиян Юныс шушы әсәрне иҗат итү белән шөгыльләнде. Ул - аның язмыш әсәре. Чип-чиста мәхәббәт тарихы белән беррәттән ил язмышы проблемалары да күтәрелә. Әсәрдә кеше язмышы, аның сагышы урын алган”, - ди Галимҗан Гыйльманов.

“Кыпчак кызы” романы тәмамланмый калган була. Равил Рахмани белән Галимҗан Гыйльманов, әсәрне тәмамлап, аны бастырып чыгаруга ирешәләр. 
"Татар-информ", Энҗе Габдуллина

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/11/171361/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев