Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанда якташыбыз Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя Яруллинага 80 яшь тулу уңаеннан кичә була

Кичәдә Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннарның якыннан белгән замандашлары, иҗатташлары, Баулы районыннан килгән якташлары һәм башкалар катнаша.

25 октябрьдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тормыш иптәше, үзенең бөтен тормышын сөекле хәләл җефетенә багышлаган Нурсөя ханым Яруллинага 80 яшь тулу уңаеннан, «Илһам чишмәм син – Нурсөям!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрә торган бу кичә 17 сәгатьтә  Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Ногай» кунакханәләр комплексының «Тукай» конференцияләр залында була.

Кичәдә Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннарның якыннан белгән замандашлары, иҗатташлары, Баулы төбәгеннән килгән якташлары, әдипләр һәм журналистлар, танылган җырчылар һәм музыкантлар, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнаша.

Фәнис Яруллинның илһамчысы, язган әсәрләрен иң беренче булып ишетүче, таянычы һәм саклаучы фәрештәсе, аның хәләл җефете Нурсөя ханым һәрчак сөекле тормыш иптәшенә ныклы терәк булып яши. Аларның мәхәббәте, авыр сынауларга бирешмичә, күпләргә үрнәк булып озак еллар дәвам итә.

Фәнис Яруллин үзенең киңкырлы иҗаты өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, «Татарстанның халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә һәм башка бик күп дәүләт бүләкләренә лаек булды. Аның әсәрләре хәзерге көндә дә китап сөючеләр тарафыннан яратып укыла, алар буенча диплом һәм курс эшләре, фәнни хезмәтләр языла, диелә хәбәрдә.

Нурсөя ханым – тормыш иптәшенең иҗат белән янып яшәвенә, мәртәбәле дәрәҗәләргә ирешүенә зур өлеш керткән шәхес. Фәнис Яруллинны рухландырып, көч биреп торган кеше ул. Нурсөя Яруллинаның үзенә дә дәүләт бүләге – Татарстанның «Фидакяр хезмәт өчен» медале – бирелде.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ").

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/16/195464/

 

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ").

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/16/195464/

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/16/195464/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев