Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районы кырларында эш дәвам итә

Яңгырлар бөртеклеләрне урып-җыю эшен туктатты. Алар башланганчы, хуҗалыклар урып-җыю мәйданының 6,9 процентыннан уңыш җыеп алырга өлгергәннәр. Өч хуҗалыкта – “Николашкино”, “Миңнуллин”, “Бәкер” хуҗалыкларында бөртеклеләр барлык мәйданның 15 проценттан җыеп алынган.

Район буенча 5,7 мең тонна ашлык суктырылган, 500 тонна икмәк элеваторга тапшырылган. Җиде авыл хуҗалыгы берләшмәсендә ашлык киптергечләре бар, кайберләре инде аларны эшләтеп җибәргәннәр.

Яңгырлар булуга карамастан, хуҗалыкларда сенаж салу эше дәвам итә. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 18,4 центнер исәбеннән азык әзерләнгән.

 

 

 

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ