Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа видеокамералар куялар

Баулыда 119 видеокамера куелган. Шулай ук Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 10 өстәмә камера урнаштырылган.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров хәбәр иткәнчә, 41 камерага хезмәт күрсәткән өчен “Наш двор” торак милекчеләре ширкате түли, калган 88 видеокамерага шәһәр бюджеты хисабына хезмәт күрсәтелә. Барлык камераларга да элемтә предприятиесе хезмәт күрсәтә. Данияр Бакиров сүзләренә караганда хәзерге вакытта камераларның барысы да эшли.

Шулай ук ачык бассейн территориясендә ике өстәмә камера урнаштырыла. Видеокүзәтү системасын торак йортлар ишегалларына да урнаштыру планлаштырыла, бу максаттан хәзер идарәче компания, йортларда яшәүчеләрнең ризалыгын алып, беркетмәләр төзү белән шөгыльләнә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев