Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа ел төнендә кафе һәм рестораннарга төнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр

Башка көннәрдә җәмәгать туклануы биналарына 24.00 сәгатькә кадәр генә эшли ала.

Татарстанда Яңа ел бәйрәме төнендә җәмәгать туклану урыннарына төнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул турыда карарны имзалады.

 «Татарстанда Яңа ел бәйрәмендә, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә, җәмәгать туклануы биналары 03.00 сәгатькә кадәр эшли ала», — диелә карарда.

Башка көннәрдә, моңарчы кертелгән чикләүләр нигезендә, кафе һәм рестораннарга элеккегечә 24.00 сәгатькә кадәр генә эшләргә рөхсәт ителә.

Моңа кадәр рестораторлар берлеге республика башлыгына мөрәҗәгать итеп, Яңа ел төнендә чикләүләрне йомшартуны үтенгән иде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге үтенечне канәгатьләндерде һәм җәмәгать туклануы урыннары Роспотребнадзор кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешлеген искәртте.

Фото:  /pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/03-12-2020/ya-a-el-t-nend-kafe-m-restorannarga-t-nge-chk-kad-r-eshl-rg-r-hs-t-ittel-r-5790136

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев