Яңа ел әкиятенә киттеләр
Бүген, 25 декабрьдә Казанда традицион республика Яңа ел чыршысы уза. Бәйрәмдә безнең районнан 28 бала катнаша.
Республика чыршысына Татарстаннан алты яшьтән 14 яшькәчә сигез меңнән артык бала бара – фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар. Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел республика чыршысына “Яшерен шәһәр эзләгәндә” дигән уникаль боз әкияте-мюзикл әзерләнгән. Бәйрәмнең төп кунаклары – Кыш бабай белән Кар Кызы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев