Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветераннарга 10 мең сум акча биреләчәк

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр 10 мең сум акча түләнәчәк.

Әлеге дәүләт ярдәме пенсиягә кушылып киләчәк, аны апрельдән үк түли башлаячаклар.

Ел саен бер тапкыр бирелә торган әлеге түләүне быел республикада 749 ветеран алыр дип көтелә. Аларның 167се – Бөек Ватан сугышы инвалидлары, 582се сугыш ветераннары. Бу акчаны алыр өчен аерым гариза язарга кирәк түгел, дип искәртте Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына бер тапкыр бирелә торган әлеге түләүләр Россия Президенты Владимир Путинның 2019 елның 24 апреленнән гамәлгә кергән 186нчы карары нигезендә түләнә.


Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/veterannarga-10-me-sum-akcha-birelchk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев