Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вакцинация темплары кайсы районнарда иң югары

Вакцинация күрсәткече яхшы булган муниципаль берәмлекләрдә авыручылар саны тулаем республикага караганда күпкә түбәнрәк.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация темплары иң югары булган районнарны атады.

«Вакцинация күрсәткече иң яхшы булган муниципаль берәмлекләргә килгәндә, Яңа Чишмә (планның 91,8 проценты) Актаныш (86 процент), Ютазы (76 процент), Сарман (69 процент), Әлки (67 процент) һәм Мөслим (67 процент) районнарын атап үтәргә мөмкин», - дип искәртте спикер.

«Вакцинация күрсәткече яхшы булган әлеге муниципаль берәмлекләрдә авыручылар саны тулаем республикага караганда күпкә түбәнрәк», - дип өстәде Миләүшә Җамалиева.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/08-10-2021/rospotrebnadzorda-vaktsinatsiya-templary-kaysy-rayonnarda-i-yugary-buluyn-yttel-r-5840509

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев