Узган төндә Мәскәүдәге хостелда сигез кеше янып үлгән
Төнлә Мәскәүнең көньяк-көнчыгышында Алма-Ата урамындагы күп катлы 7нче йортның беренче катында янгын чыккан.
Хәзерге вакытта 8 кешенең янгын корбаны булуы турында хәбәр ителә. Тагын 4 зыян күрүче хастаханәгә җибәрелгән. Бу хакта РИА Новости яза.
Якынча мәгълүмат буенча, янгын электр җиһазы ватык булу сәбәпле чыккан. Хостелда янгын сигнализациясе булган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында ул хәбәр бирмәгән.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев