Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Узган атнага Баулы полициясе сводкасы (8-14 февраль)

Узган атнада Баулының эчке эшләр бүлегенә 83 хәбәр кергән. Шуларның 11 җинаятьләр белән бәйле. Атна дәвамында урлашу, кыйнау, кеше милкенә зыян салу, юл кагыйдәләрен бозган кешеләр җаваплылыкка тартылган.

7 февраль көнне Васькино-Туйралы авылындагы кибеткә караклар кергән, бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Баулыда яшәүче гаилә арасында низаг чыккан, ир-ат хатынына берничә тапкыр суккан. Хатыны иренә карата җинаять эше кузгатуларын сорап полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Баулылы икенче мәртәбә руль артына эчеп утырган килеш юл-патруль хезмәткәрләре кулына эләккән.

Баш мие селкенү, бик күп тән җәрәхәтләре алган бер ир-ат көнләшү корбаны булган, аның көндәшенә җинаять эше кузгатылган.

Потап-Томбарлы авылында төзелеш эшләре барган бер хуҗалыкның эт оясында утлы корал табылган. Аның кемнеке булуы хакында ачыклау эшләре бара.

Шәһәрнең бер икмәк комбинатында кассада тәүлек буена җыелган акчаны вакытында тапшырмаган хезмәткәргә карата да эш кузгатылган. Шәһәр һәм район юлларында юл кагыйдәләрен үтәмәгән 126 машина йөртүче дә, тизлек яратучы 39 кеше дә җәзасыз калмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев