Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уралда җир тетрәгән

Свердловск өлкәсендә җирле вакыт белән иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә (Мәскәү вакыты белән 00:45 сәгать) җир тетрәгән. Аның көче магнитуда шкаласы буенча 4,2гә җиткән.

Җир тетрәүнең Екатеринбургтан 66 чакрым ераклыкта, шәһәрнең төньяк-көнбатышында булганлыгы әйтелә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеге җир терәү аркасында азрак тирбәлеш кенә тойган, шартлау тавышы ишетелмәгән. Тирбәлеш ике тапкыр кабатланган: беренчесе - көчсез, икенчесе катырак. Җир терәү тәэсирен башка төбәкләрдә дә сизелгән. Әйтик, Первоуральск, Асбест, Новой Утка, Ревда якларында.

Бәхеткә, җир тетрәү аркасында җимерелүләр булмаган, берләшмәләр штат режимында эшли.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев