Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уфада танылган композитор, баянчы Илшат Яхин вафат

Ул коронавирус белән авырганнан соң инсульт кичергән.

Уфада композитор, баянчы, аранжировкалаучы, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында музыка бүлеге җитәкчесе, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин вафат булган. Аңа 48 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хезмәттәшләре сүзләренчә, ул коронавирус белән авырганнан соң инсульт кичергән.

Илшат Яхин 2019 елдан бирде Мостай Кәрим театрында эшли, бик күп спектакльләрдә музыка өлешен башкара. Актив рәвештә кинода эшли. Ул «Птица счастья», «Сируси» сериалларына, «Три письма» һәм «Внеклассный урок» кыска метражлы фильмнарына көй язган, халыкара фестивальләрдә катнашып, лауреат исеме алган.

Илшат Яхинның хатыны Башкорстан филармониясе эстрадасының сәнгать җитәкчесе, хореограф Сулпан Аскарова һәм ике кызы бар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев