Уфа мэры Өлфәт Мостафин вафат булган
Мэрның үлем сәбәбе — пневмония һәм инфекциядән өзлегү.
Уфа мэры Өлфәт Мостафин вафат булган. Бу хакта бүген, 29 октябрьдә билгеле булды. Өлфәт Мостафин озак вакыт коронавирус һәм пневмония белән авырган. Бу вирусны ул авыру кешедән йоктырган булырга мөмкин, шуның аркасында ук ай башында үзизоляциягә киткән иде.
«Аның үпкәләренең 90 проценты зарарланган иде. Коткарып кала алмадылар», — диелә хәбәрдә.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/29-10-2020/ufa-mery-lf-t-mostafin-vafat-bulgan-5782185
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев