Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тупланма пенсияне түләү срогы озайтыла

Дәүләт Думасы 7 ноябрь хөкүмәтнең 2020 елга тупланма пенсияне түләүнең көтелгән вакытын арттыру турында закон проектын беренче укылышта кабул итте, бу вакыт ярты елга — 252дән 258 айга кадәр артыр дип көтелә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Аның күләмен исәпләү өчен кулланыла торган тупланма пенсияне түләүнең көтелгән чоры 2020 елга 258 ай дәвамында билгеләнә», — диелә закон проектында.

Документ кабул ителгән очракта 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш. Хезмәт министрлыгында элегрәк планлаштырылганча, методика нигезендә, иминиятләнгән затларга – 60 яшькә җиткән ир-атларга һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызларга ул билгеләгәндә тупланма пенсия түләүнең көтелгән чоры 2020 елга 263 ай тәшкил итәргә тиеш. Тупланма пенсияне түләүнең көтелгән чоры дәвамлылыгын кискен арттырмас өчен, методика нигезендә аны ярты елга – 252дән 258 айга кадәр арттыру тәкъдим ителә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://tatar-today.ru/2019/11/53960/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев