Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Цифрлы телевидениегә күчкәндә ташламалар каралган

Социаль якланмаган категориягә керүче гражданнарга цифрлы эфир телевидениесенә күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан министрлар кабинеты карар кабул иткән. Аның буенча, цифрлы телевидение тапшыру сигналын кабул итү өчен цифрлы телевидение приставкасы һәм телевидение антеннасы сатып алуга чыгымнар компенсацияләнә.

2019 елда “Цифрлы телевидение тапшыру сигналын кабул итү өчен цифрлы телевидение приставкасы һәм (яисә) телевидение антеннасы сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү турында”гы карар агымдагы елның 13 июлендә кабул ителгән.

Әлеге документ нигезендә, компенсация цифрлы телевидение приставкасы яисә телевидение антеннасының фактик бәясе күләмендә биреләчәк, ләкин ул һәр төр җиһаз өчен 1000 сумнан артык була алмый.

Компенсация алуга түбәндәге категория гражданнар хокуклы: күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, бер кешегә керемнәре яшәү минимумыннан ким булган, балага айлык пособие алган очракта; җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган, 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр); бер кешегә кереме 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр).

Компенсация билгеләү өчен, 2019 елның 1 декабренә кадәр яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә, түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: мөрәҗәгать итүченең һәм гаилә әгъзаларының гариза язган айдан алдагы өч айда керемен раслаучы документлар; цифрлы телевидение сигналы кабул итү өчен цифрлы телевизион приставка һәм антенна сатып алуны раслаучы документ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев