Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үткәннәрне барлап, киләчәккә атлыйбыз

Хөрмәтле укучыларыбыз! Без 2020 елга аяк бастык. Һәм, яңа ел нәрсә алып килер дип, киләчәккә өмет белән карыйбыз. Һәрберебез үзенең максатларына һәм теләкләренә ирешергә, үсеп килүче буынга имин тормыш өчен шартлар булдырырга омтыла. Шулай да, килешерсез: киләчәкне узган тормыш тәҗрибәсенә таянмыйча төзеп булмый.

Быел без үткән белән элемтәдә булачакбыз, шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки 2020 елда республиканың бер гасырлык юбилее, Баулы районы юбилее көтелә. Һәм Россия матбугаты көне алдыннан шуны әйтү урынлы булыр: быел безнең басманың да юбилее – “Хезмәткә дан” газетасының 90 еллыгы. Без сезнең белән бергәләп үзенчәлекле чорны кичерәчәкбез – әлеге даталар бүтән кабатланмаячак!

Хәзерге имин тормышыбыз – ата-бабаларыбыз хезмәте нәтиҗәсе, без әле дә аларның зирәк тәҗрибәсенә таянып яшибез, үсеп килүче буынга тәрбия бирәбез.

“Баулы-информ” мультимедиа редакциясе 2020 ел дәвамында Татарстан һәм Баулы районының мөһим вакыйгаларын яктыртып барачак. Без әзерләгән проектлар, мөгаен, сезне тормышка башка күзлектән карарга мәҗбүр итәр, һәм алар сезне һәм балаларыгызны районыбызны киләчәктә дә үстерергә илһамландырыр, дип өметләнәбез.

Баулы районының төп вакыйгаларыннан һәм чараларыннан хәбәрдар булу өчен, “Хезмәткә дан” газетасы саннарын, “Баулы-информ” сайтындагы мәгълүматны, Баулы телевидениесе тапшыруларын карап барыгыз һәм “ВКонтакте”, “Одноклассники”, “Фейсбук”, “Твиттер”, “Инстаграм” социаль челтәрләрдәге рәсми битләребезгә язылыгыз.

Күреп торасыз, безнең мәгълүмати каналларыбыз төрле яшьтәгеләр өчен эшли. Чөнки Киләчәк Узган белән “кулга кул тотынышып бара”.

Евгения ЛЕВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев