Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Телефон шалтыратуына җавап биргәндә, нинди сүзләрне әйтергә ярамый?

Шикле шалтырату вакытында «әйе», «юк» сүзләрен әйтмәгез.

«Цифровые платформы» оешмасы гендиректоры Александр Власов телефон мошенникларына каршы тору өчен киңәшләрен RT сайтына сөйләгән.

Эксперт сүзләренчә, таныш булмаган номердан шалтырату килсә, өстәмә сораулар бирергә кирәк, әңгәмәдәшне уңайсыз хәлгә кую хәерле.

«Ни булды? Ничек булды?» кебек сораулар бирегез, ди Власов.

Шикле шалтырату булса, трубканы куярга, сөйләшүне туктатырга кирәк.

«Гадәттә, сезнең банкның иминлек хезмәтеннән дип шалтыраталар, имеш, сезнең картадан акча күчергәннәр. Шундый шалтырату булса, трубканы шунда ук куегыз. Шикләнсәгез, банкка үзегез кире шалтыратыгыз», — ди эксперт.

Мондый сөйләшү вакытында «әйе», «юк» сүзләрен әйтмәгез. «Кем генә шалтыратса да, «әйе» һәм «юк» димәгез. «Әйе» урынына «тыңлыйм» яки «алло» дияргә була.

«Бу сезме?» дип сорасалар, «мин» димәгез, «ихтимал», «бәлки» диегез», — дип киңәш итә белгеч.

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/01-03-2021/telefon-shaltyratuyna-avap-birg-nd-nindi-s-zl-rne-yterg-yaramyy-5809504

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев