Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Татмедиа» журналларына һәм газеталарына ташламалы бәядән язылырга мөмкин

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2022 елның икенче яртыеллыгына ташлама белән язылу декадасының 4 апрельдә башлануы турында игълан итә.

Бу чорда Татарстанда яшәүчеләр 13 процентка кадәр ташлама белән яраткан газета һәм журналларына языла ала. Медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шул турыда җиткерде.

«Җитештерүдә, шул исәптән кәгазьгә дә, чыгымнар артуга карамастан, бәяләрне күтәрмибез. Әлеге карар уйланылган, бу республика халкына хәзерге икътисади шартларда ярдәм итү өчен эшләнелә», - диде Садыйков.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте укучыларга «Сөембикә», «Идел», «Сәхнә» кебек популяр журналларга, «Казан» шәһәр журналына, «Казанские ведомости» газетасына, «Татарстан» журналына, шулай ук районнарның вакытлы басмаларына язылырга тәкъдим итә. Балалар өчен чыга торган «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Көмеш кыңгырау» кебек татарча басмаларга да махсус бәядән язылырга мөмкин.

Газета-журналларга барлык почта бүлекчәләрендә дә язылырга мөмкин. Шулай ук медиахолдинг сайтында да матбугатка онлайн рәвештә язылып була. Ташламалы язылу декадасы 2022 елның 14 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев