Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның дүрт медицина учреждениесенә 33 млн сумга ИВЛ аппараты сатып алыначак

Аппаратларны Казан, Чаллы һәм Чистай медицина учреждениеләре өчен алалар.

Татарстанның дүрт медицина учреждениесе өчен 33 млн. сумга унҗиде ИВЛ аппараты сатып алырга планлаштыралар. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Өч аппарат — Казан шәһәренең икенче клиник хастаханәсендә, бишесе — ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә һәм алтысы — Чаллының бишенче номерлы шәһәр хастаханәсендә, тагын өчесе - Чистай хастаханәсендә урнаштырылачак.

«Җиһазларны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү буенча илкүләм проект кысаларында сатып алачаклар», — дип хәбәр иттеләр ТР сәламәтлек саклау министрлыгында.

Бер аппаратның бәясе 1,9 млн сумнан артык булачак. Дәүләт контракты төзелгәч 60 көннән соң җиһазлар кайтарылачак. Сатып алу өчен акча Татарстан бюджетыннан бүлеп биреләчәк. 

Фото: /yandex.ru

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/23-07-2020/tatarstanny-d-rt-meditsina-uchrezhdeniesen-33-mln-sumga-ivl-apparaty-satyp-alynachak-5758798

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев