Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда вакцинация буенча Телеграм-бот эшли башлады

Аның ярдәме белән республика халкы үз шәһәрләрендә һәм районында вакцинацияләүнең якындагы пунктын таба, вакцинациягә языла, вакциналар турында иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар ала, шулай ук якыннары һәм дуслары белән мөһим мәгълүмат белән уртаклаша ала.

Эшне "Сәламәт булыйк!" телеграм-бот белән башлап җибәрер өчен сезгә  сылтама буенча күчәргә яки телеграммда  vaccine_rt_bot дип җыярга кирәк.

Телеграмма-ботның инициаторы һәм эшләүчесе - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы. «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев республика халкына вакциналаштыру мөмкинлекләре турында төрле яклап мәгълүмат бирү — төп бурыч, дип ассызыклады.

«Без кешеләрне дөрес, объектив һәм кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итәргә, шул мәгълүматларны өйрәнеп, кешеләргә прививканы ясау турында карар кабул итәргә ярдәм итәргә тиеш. Мәгълүматны алу оператив рәвештә һәм гади булуы мөһим, шулай телеграмм кулланучылар вакциналар турындагы төп сорауларга бер басуда җавап алу мөмкинлегенә ия», — дип билгеләп үтте Сәлимгәрәев.

Телеграм-бот  файдаланучыларга үз районында вакцинация пунктларын табарга мөмкинлек бирә. Моның өчен исемлектә үз шәһәреңне яки бистәңне сайларга кирәк — җавап итеп бот вакцинация пунктлары исемлеген күрсәтәчәк.

Бот аша кулланучылар вакцинациягә языла алалар - сервис моны дәүләт хезмәтләре порталына күчеп яки кайнар линиягә шалтыратып эшләргә мөмкинлек бирә.

Вакцинация турында еш бирелә торган сораулар исемлегендә, телеграм-бот 11 иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар тәкъдим итә: прививканың ничек үткәрелүе, риск төркемнәрендә кемнәр булуы, прививкага организмның мөмкин булган реакцияләре турында һәм башкалар.

Дәүләт Думасы депутаты, 20 еллык стажы булган табиб Айрат Фәррахов сервисны уңай бәяләде.

«Телеграм-ботны барлык дусларыма һәм якыннарыма тәкъдим итәм. Татарстанлыларны вакцинация турында күбрәк белү өчен сервистан файдаланырга чакырам. Карарны һәркем үзе кабул итә, монда мәҗбүр итү урыны юк. Без кайбер илләрнең инфекциянең дүртенче дулкынын кичерүен билгелибез. Кайбер галимнәр раслаганча, бу инфекция безнең белән мәңгегә калачак. Шул ук вакытта без төрле чыганакларда һәм социаль челтәрләрдә дөрес түгел, фейк һәм вакциналар турында абсурд мәгълүмат таратуны дәвам итүне күрәбез. Минемчә, бу иҗтимагый куркыныч гамәл. Дәүләтнең бурычы - һәр кешегә тулы, дөрес, актуаль мәгълүмат җиткерү. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, үз сәламәтлегегезгә җаваплы карагыз!"- дип нәтиҗә ясады Фәррахов.

 Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://www.tatar-inform.ru/news/telegram-bot-po-vakcinacii-zapushhen-v-tatarstane-5833175 Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/khbrlr/tatarstanda-vaktsinatsiya-buencha-telegram-bot-eshli-bashlady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев