Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 53 яңа очрагы ачыкланган

Республикада коронавирус белән зарарлануның 3079 очрагы теркәлгән, пациентларның күбесе дәваланган.

Татарстанда узган тәүлек эчендә 53 яңа Сovid-19 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган. Иң күбе — Казанда. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«13 кеше хастаханәгә урнаштырылды, Кырык кешедә авыруның җиңел яки симптомсыз формасы. Алар өйдә дәвалана», — дип хәбәр итте Галимова.

Иң күп чир йоктыручылар 30-50 яшьтәгеләр — 17 кеше, шулай ук 50-60 яшьтәгеләр — 13 кеше.

Яңа зарарланучыларның географиясенә килгәндә, иң күп өлеше Казанга туры килә - 27 кеше, икенче урында — Чаллы - 17. Районнар арасында авыручылар саны буенча Тукай районы алда бара, анда 3 кеше авырый.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 3079 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/health/29-05-2020/tatarstanda-t-lek-echend-covid-19-avyruyny-53-ya-a-ochragy-achyklangan

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев