Татарстанда танылган онколог-табиб Борис Дружков вафат
Мәрхүмне соңгы юлга озату 30 октябрьдә була.
28 октябрьдә, Казанда 84 яшендә танылган онколог-табиб, республикада химиотерапиягә, эндоскопиягә һәм маммологиягә нигез салучы Борис Дружков озак авырудан соң вафат булган.
Борис Дружков – Алабуга районында туган. Аның әтисе участок хастаханәсенең баш табибы һәм хирург, әнисе — операция шәфкать туташы була.
Борис Дружков медицинада 60 ел чамасы эшли, 5 меңнән артык операция ясый. «СССР уйлап табучысы», «Казанның мең еллыгы» медале бар. Ул СССРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре.
Мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә, 30 октябрьдә, Себер трактында Республика клиник онкодиспансеры янында була. Чара 08.15 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев