Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән
2022 елның 24 февраленә республикада коронавирустан үлүчеләр саны 1706га җитте.
Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән. Бер ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирус корбаны булган.
2022 елның 24 февраленә республикада коронавирустан үлүчеләр саны 1706га җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Коронавирустан 1937 һәм 1958 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1955 елда туган ир-ат үлә.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев