Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучыларны коронавируска тикшерәчәкләр

Хәрби хезмәткә чакыру пунктларында аларның тән температурасы үлчәнеләчәк һәм медицина битлекләре биреләчәк.

Татарстанның барлык хәрби хезмәткә алынучылары коронавируска тест узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин сөйләде.

«Чакырылыш һәм җыелу пунктларында коронавирусны профилактикалау һәм аңа каршы тору максатларында электрон контактсыз термометрлар, медицина битлекләре, дезинфекция чаралары, дозаторлар, антисептиклар, бактерицид лампалар белән өстәмә тәэмин итү чаралары күрелде. Армиягә чакырылучыларның барысы да хәрби хезмәткә озатыр алдыннан тикшереләчәк», — диде спикер.

Сергей Погодин термометрия, кулларны дезинфекцияләү, гражданнарга медицина битлекләре бирү зоналары җиһазландырылганын әйтте. «Хәрби хезмәткә чакырылучылар коронавирус диагностикасы өчен тест-системаның тискәре нәтиҗәсендә генә хәрби хезмәткә җибәреләчәк», — дип хәбәр итте ул.

 

Язгы чакырылыш кампаниясенә беренче апрельдән старт бирелде. Чакырылышка 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәр ир егетләр кабул ителә. Хезмәт итү вакыты — бер ел. Хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре эшен 2020 елның 13 апреленнән башлаячак.

 

Фото: yandex.ru

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/01-04-2020/tatarstanda-h-rbi-hezm-tk-chakyryluchylarny-koronaviruska-tiksher-ch-kl-r-5733065

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X