Татарстанда кертелә торган чикләүләр 7 ноябрьдән соң да гамәлдән чыкмаячак
«30 октябрьдән кертеләчәк чикләүләр санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы гамәлдә булачак», — дип әйтте Ләйлә Фазлыева.
Татарстанда 30 октябрьдән коронавирус белән бәйле кертелә торган чикләүләр 7 ноябрьдән соң да гамәлдән чыкмаячак.
Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» да матбугат конференциясендә сөйләде. Ул Татарстанда билгеләнгән чикләү чаралары Россия Президенты Владимир Путин Указындагыга караганда да кырыслар булуын искәртте.
«30 октябрьдән кертеләчәк чикләүләр санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы гамәлдә булачак», — дип әйтте Ләйлә Фазлыева. Бу вазгыятьнең яхшыруы авыручылар, прививка ясатучылар санында чагылыш табачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев