Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда кафеларга төнлә эшләргә рөхсәт итү мөмкинлеге карала

Республикада төнлә җәмәгать туклануы биналарының эше турындагы карарны кабул итү февральгә кадәр кичектерелде.

Татарстанның Оператив штабы әлегә коронавирус пандемиясе аркасында җәмәгать туклануы йортларының төнге эшенә кертелгән чикләүне гамәлдән чыгарырга җыенмый.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева яңа коронавирус йогышына каршы көрәш буенча республика Оператив штабы кабул иткән барлык карарлар санитар-эпидемиология вазгыяте нигезендә кабул ителә, диде.

«Әгәр чикләүләр вакытыннан алда алына икән, бу, Россия Федерациясенең башка субъектлары мисалында күренгәнчә, авырулар санының артуына китерергә мөмкин. Февраль уртасына хәл мониторланачак. Саклана торган тенденция булган очракта, бу мәсьәләне каралачак», — дип аңлатты ул.

Бүген Мәскәүдә Covid-19 аркасында кертелгән төнге 12дән соң бар һәм кафелар эшен тыю гамәлдән чыгарылды.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/27-01-2021/tatarstanda-kafelarga-t-nl-eshl-rg-r-hs-t-it-m-mkinlege-karala-5801914

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев