Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш вакыты чикләнә

Республикада төнге сәгатьләрдә тамаша-күңел ачу чаралары үткәрү тыела.

Татарстанда 31 октябрьдән җәмәгать туклануы биналарының эш вакытын һәм тамаша-күңел ачу чаралары үткәрүне чиклиләр. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалаган.

Кафе, рестораннар һәм башка җәмәгать туклануы объектлары кичке унбердән иртәнге 6 сәгатькә кадәр эшен туктатачак. Әлеге чикләүләр «гражданнарга бинага кермичә генә хезмәт күрсәтү, заказлар китерү, аэропорт һәм вокзал территорияләрендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә» кагылмый.

Шушы ук вакыт аралыгында республикада тамаша-күңел ачу чаралары үткәрү дә тыелачак.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/30-10-2020/tatarstanda-kafe-m-restorannarny-esh-vakyty-chikl-n-5782252

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев