Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда яшәүче биш кеше яңа елда лотерея миллионерлары булды

Аларның һәрберсе Россия Почтасы бүлекчәләреннән сатып алынган лотерея билетлары буенча «Милли лотерея» дән «Мечталлион» Яңа ел тиражында 1 млн сум акча отты.

«Мечталлион» Яңа ел тиражы Беренче каналда 2024 елның 1 гыйнварында узды. Тираж нәтиҗәләре буенча почта бүлекчәләрендә лотерея билетлары сатып алган 300дән артык кеше миллионнарга ия булды. Татарстанда бәхетлеләр рәтенә Казан, Бөгелмә, Азнакай, Чаллы һәм Алабуга кешеләре керде.

Искәртеп узабыз, 2014 елдан Россия Федерациясе территориясендә дәүләт лотереяләре генә үткәрелә. Аларның төп миссиясе – физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән социаль программаларны финанслау.

Почтаның барлык бүлекчәләрендә «Милли Лотерея» брендыннан тиражлы һәм тиражсыз уеннар билетлары сатыла. Тиражсыз яки моменталь лотереяләрне сатып алганнан соң ук тикшереп була, ә инде тиражлы лотереяләр буенча уйнатулар лотерея билетлары ияләре өчен бер үк вакытта уза. Моннан тыш, Россия почтасы бүлекчәләрендә элеккеге телевизион уеннар нәтиҗәләрен белергә мөмкин.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев