Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда иң өлкән кияүгә 91 яшь

Узган ел республикада үлүчеләргә караганда яңа туган сабыйлар саны күбрәк булган.

Идел буе федераль төбәкләре арасында Татарстанда гына мондый тенденция саклана. Бу хакта РТ Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең еллык коллегиясендә идарә башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина хәбәр итте.

Татарстанда күрсәткечләр яхшы. Коллегиядә әлеге фикер кызыл җеп урынына сузылып барды. Моны статистика саннары да раслый. Узган ел республикада 43180 бала дөньяга килгән. Малайлар күбрәк – 51,2%. Нигездә, икенче, өченче балалар күбрәк туган. Ә менә яшь гаиләләр бала табарга ашкынып тормаганнар күрәсең. Барлыгы 16 меңнән артык гаилә тормышларын тагын да ямьләндергәннәр. 10 ел элек бу сан 26 мең тирәсе булган. Шунысы да бар ун ел элек бала тапкан аналарның уртача яше 25 булса, хәзер 29 яшь икән. Димәк, яшьләр үз дәвамчыларын табарга соңрак өлгерә, артык ашыкмый. Узган ел Яр Чаллыда яшәүче ханым 49 яшендә беренче баласын тапкан. Ә иң өлкән яшь әтигә 63 яшь булган. Аның бишенче баласы дөньяга килгән. 

Киләсе елга әлеге статистика үзгәрер дип көтелә. Беренчедән, республика җитәкчелеге тарафыннан авыл җирендә яшәгән бала тапкан аналарга өстәмә түләүләр булдырылды. Икенчедән, Россия президенты Владимир Путин үзенең еллык юлламасында «ана капиталы»ының беренче балага ук бирелә башлаячагын вәгъдә итте. Быел беренче тапкыр ана булган ханымнарга 466 мең сум биреләчәк. Икенче бала тапканнарга «ана капиталы»на 150 мең сум тирәсе өстәлә. Өченче балага да 450 мең һәм җир биреләчәк. Әлеге бер чемодан түләүләр демографияне яхшыртырга ярдәм итәр дип көтелә. 

Акыллы ана бала табар өчен үрнәк әти, яхшы ир эзли бит әле. Кызганыч, дәүләт мәхәббәт өчен әлегә акча түләми. Шуңа күрә бу эшне парлар үзләре һәм... ЗАГС хезмәткәрләре хәл итәчәк. Соңгыларына яшьләрнең никахын күбрәк рәсмиләштерү бурычы куелды коллегиядә. Алар районнарына кайтып, гаилә кору өчен мотивация тудырырга тиеш булачак. Узган ел республикада 24182 пар никахын теркәгән. Аларның 70 проценты 30 яшькә кадәргеләр. Дөрес, мәхәббәткә яшь комачауламый. Лениногорск районында яшәүче бабай 91 яшендә камыт кияргә хәл иткән. Ә Казанда яшәүче 81 яшьлек әби үзенең туган көнендә кияүгә чыккан. Менә кайда ул романтика!

Ләкин романтика озакка сузылмый шул. Узган ел Татарстанда 13316 аерылган парның 65 проценты ун ел да яшәмәгән. Гаилә таркатмауда ярдәм өмет итеп 1368 кеше ЗАГСка мөрәҗәгать иткән. ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина раславынча, республикада аерылышулар мәсьләсе башка төбәкләр белән чагыштырганда үтә катлаулы түгел. Ул елдан-ел тотрыклы. 2018 елга караганда 1процентка кимегән дә әле.

 

Фото:  http://pixabay.com

ЧЫганак: http://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/tatarstanda-i-lkn-kiyag-91-yash

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев