Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы арзанайды

Ягулыкның ваклап сату бәясе кимү тенденциясе тулаем Россия буенча күзәтелә.

Татарстанда узган атнада (30 августтан 6 сентябрьгә кадәр) бензин һәм дизель ягулыгының уртача ваклап сату бәясе арзанайды, диелә Росстат материалларында.

АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинның бәясе 14 тиенгә кимеде, хәзер алар 44,75 һәм 48,15 сум тора. АИ-98 маркалы бензин 13 тиенгә арзанайды, бүген ул 56,8 сумга сатыла.

Дизель ягулыгы исә бер тиенгә арзанайды, хәзер аның бәясе 48,65 сум тәшкил итә. Бер атна элек бензин һәм дизель ягулыгының бәясе артмады – алар моннан алдагы атна дәрәҗәсендә тотрыкланды.

Ягулыкның ваклап сату бәясе кимү тенденциясе тулаем Россия буенча күзәтелә. «КоммерсантЪ» газетасы хәбәр иткәнчә, бензин һәм дизель ягулыгы ел дәвамында беренче тапкыр арзанайган. Моңарчы бәяләр 2020 елның 7-13 сентябрендә кимегән иде. Ул чагында бензин бәясе бер тиенгә арзанайды.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/business/09-09-2021/tatarstanda-benzin-m-dizel-yagulygy-arzanaydy-5836979

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев