Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда 8 май көнне «Хәтер бакчасы» акциясендә 350 мең агач утыртачаклар

Агачлар Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмаган 350 мең татарстанлы истәлегенә утыртылачак.

8 май көнне «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашучылар 350 мең агач үсентесе утыртачак.

 «8 майда Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмаган 350 мең татарстанлы истәлегенә урманнарда 350 мең агач үсентесе утырту планлаштырыла», — диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Агач утыртуда район башкарма комитетлары, учреждениеләр, оешмалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, волонтерлар катнашачак.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе берничә көн барачак. Урманнардан тыш, агачлар паркларда, скверларда, авыл территорияләрендә утыртылачак. Акция кысаларында Татарстанда барлыгы 1 млн агач үсентесе утыртылыр дип фаразлый Равил Кузюров.

Татарстан «Хәтер бакчасы» акциясенә узган елда кушылган. Җиңүнең 75 еллыгына республикада 483 мең агач утыртылган.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/20-04-2021/tatarstanda-8-may-k-nne-h-ter-bakchasy-aktsiyasend-350-me-agach-utyrtachaklar-5820489

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев