Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим иттеләр

Республика Министрлар Кабинетының 208нче карары нигезендә өлкән яшьтәге кешеләргә үзизоляциягә китәргә киңәш ителә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе эш бирүчеләрне 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим итте. «65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне дистанцион эш режимына яки индивидуаль графикка күчерүне сорап, эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итәбез», — дип искәртте спикер.

ТР Министрлар Кабинетының 208нче карары нигезендә өлкән яшьтәге кешеләргә үзизоляциягә китәргә киңәш ителә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында битлек режимы һәм оешкан коллективларда санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту көчәйтелде.


 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/19-10-2020/tatarstanda-65-yasht-n-lk-nr-kl-rne-distantsion-esh-rezhimyna-k-chererg-t-k-dim-ittel-r-5779757

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев