Татарстанда 588 табиб эш урынында коронавирус инфекциясе йоктырган, бишесе үлгән
Республикада «кызыл» зоналарда барлыгы 8 мең медицина хезмәткәре эшли.
Татарстанда 588 медицина хезмәткәре эш урынында яңа коронавирус инфекциясе йоктырган.
«Медицина хезмәткәрләре үзләренең хезмәт вазифаларын башкарган вакытта Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру очракларына бәйле рәвештә компенсация түләгәннән бирле бездә 588 очрак теркәлде», – дип искәртте спикер.
Табибларның инфекция йоктыруына бәйле һәр очрак буенча тикшерү үткәрелә, чирне эштә эләктерүе расланган очракта компенсация билгеләнә. Хәзерге вакытта 138 очрак буенча шундый экспертиза уздырыла.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, яңа коронавирус инфекциясеннән 11 табиб үлгән, шуларның бишесе әлеге чирне эштә йоктырган.
Татарстанда «кызыл» зоналарда барлыгы 8 мең медицина хезмәткәре эшли.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев