Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Росреестрының онлайн-консультацияләре аеруча популярлык казанды

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Интернет буенча 55 нче видеокабул итү булган.

Хокукларны теркәү, кадастр исәбенә алу һәм башка юнәлешләр буенча консультацияне идарә җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова бирде.

Быел онлайн-консультацияләр татарстанлылар арасында аеруча популяр.  Әлбәттә, әлеге формат хәзерге вакытта уңайлы (өйдә яки эш урыныннан китмичә бушлай консультация алырга мөмкинлек бирә) һәм куркынычсыз, чөнки килеп туган хәлдә шәхси контактларны булдырмый, бу бигрәк тә мөһим.

Исегезгә төшерәбез, видеоэлемтә буенча Татарстан Росреестры җитәкчелегенә кабул итүгә эләгү өчен skype@rosreestr.org электрон адресына алдан ук гариза җибәрергә кирәк. Гаризада шуны күрсәтергә кирәк: ФИО, логин Skype, телефон (өй яки кесә телефоны) номеры, e-mail (электрон адрес) һәм сорау. Тулырак инструкция белән  rosreestr.tatarstan.ru сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев